Иртәгәдән Әлмәт пенсионерларының пенсиясе арта
1 апрельдән пенсионерлар пенсияне күбрәк ала башлаячак. Арту пенсиянең барлык төрләренә дә кагыла.
Дәүләт тәэминаты буенча 17,1%ка , картлык, инвалидлык буенча һәм туйдыручысын югалтканнарга 1,7%ка арту каралган. Гражданнарның аерым категорияләренә, шул исәптән Бөек Ватан сугышында катнашучыларга айлык түләүләр (ЕДВ) 5%ка арта.
Социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасы да 5%ка арта. Социаль пакетны акчага алыштырганнар бер айга 881 сум 63 тиен алачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа