Иртәгә язның беренче көне
ТРда әйләнә-тирә мохит мониторингы һәм гидрометеорология идарәсе мәгълүматларына караганда, Идел буенда, димәк, Татарстанда да антициклон ныклап урнашкан.
Безнең җирлектә аның киләсе атна урталарына кадәр тоткарлануы фаразлана. Нәкъ менә антициклон - язгы һава торышы тоткарлануга сәбәпче.
Төннәрен һава температурасының -6-11 градус булуы, көндез -3, хәтта 0 гә кадәр күтәрелүе көтелә. Киләсе атна башына плюс ике градуска кадәр җылытырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа