Иртәгә вакытлыча юл ябыла
Иртәгә "Нефтьче" Мәдәният сарае каршында Җиңү парадының генераль репетициясе уздырыла.
Шуның белән бәйле рәвештә көндезге сәгать 1дән 2 гә кадәр Ленин урамының Мәрҗани урамыннан Төзүчеләр проспектындагы боҗрага хәтле өлешендә транспорт хәрәкәте туктала. Шәһәр хакимияте уңайсызлыклар тудырылганы өчен алдан ук гафу үтенә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа