Иртәгә ике телевизион канал ремонтка ябыла
Әлмәттә ремонт эшләре уздырылу сәбәпле, "5 канал - Петербург" һәм "Реком ТV. Әлмәт" телеканаллары вакытлыча күрсәтелмәячәк, дип хәбәр итә Роскомнадзорның матбугат хезмәте.
Иртәгә "Терра-ТВ" ҖЧҖ 9 дан 17 сәгатькә кадәр электр энергиясен өзеп торачак. Шушы вакыт аралыгында эфир тапшыргычы эшләмәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа