Ирле-хатынлы янып үлгән
Көннәр суытса да, янгыннарның чигенергә исәбе юк. Түбән Камада ирле-хатынлы янып үлгән.
Прости авылында бер йортта чыккан янгын 56 яшьлек ир-атның һәм аның хатынының гомерен алып китә. Алар сөрем газы белән агуланып тереләй янып үләләр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә йортны ялкын тулысы белән чолгап алган була. Тикшерү фаразлавы буенча, йортның үзәк өлешендә электрүткәргечтә кыска ялганыш була. Авылдашлары хуҗаларның өендә ут даими рәвештә тәүлек әйләнәсе януын әйткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа