Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ирина Хәйруллина: Әлмәткә чит илдән кайтучылар исемлеге даими яңартыла

Әлмәт муниципаль районы территориясендә бүгенге көндә ОРВИ һәм грипп белән авыручылар санының сезонлы күтәрелүе күзәтелә. Бу узган ел белән чагыштырганда 25% ка артыграк.

Бу хакта журналистларга Роспотребнадзорның территориаль идарәсе начальнигы Ирина Хәйруллина җиткерде.

25 мартка Әлмәт районына коронавирус буенча имин булмаган илләрдән 1300 дән артык кеше кайткан. Гражданнар исемлеге даими рәвештә яңартылып тора.

- Безнең район территориясенә чит илләрдән килгән барлык гражданнар 14 көнгә мәҗбүри изоляцияләнергә тиеш. Алар яшәү урыны буенча дәвалау оешмаларына телефон аша мөрәҗәгать итә алалар. Һәммәсенә электрон рәвештә вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазьләре ачыла, - диде районның баш дәүләт санитар табибы.

Изоляциядәге гражданнар янына табибларның баруы һәм тикшерү уздыру каралган. Әгәр чит илдән килгән кешенең тән температурасы күтәрелсә, туңу, калтырау барлыкка килсә һәм коронавирус инфекциясенә шик ачыкланса, шул ук көнне ул әлеге инфекциягә тикшереләчәк. Калганнарны унынчы көнгә тикшерү каралган.

Европа илләреннән кайтучылар өйдән чыгарга тиеш түгел. Кеше берүзе генә яши икән, ул 000 номерына шалтыратып, волонтерлар ярдәменнән файдалана ала.

Эчке эшләр органнарына гражданнарның үз-үзләрен изоляцияләүләрен контрольдә тоту бурычы йөкләтелде. Алар адреслар буенча чыгып, карантин үтәлешен тикшерергә тиеш була. Бер көн эчендә хокук сакчылары 30 га якын адресны тикшерә. Кагыйдә бозучыларга катгый штрафлар яный. Аларга карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелә һәм чаралар күрү өчен суд органнарына тапшырыла.

- Әгәр кешенең авыру киң таралыш алган илләрдән кайтып, үз-үзләрен изоляцияләү режимын үтәмәүләре билгеле булса, гражданнар бу хакта 112 хезмәтенә хәбәр итә ала. Мондый гражданнарга административ җаваплылык чаралары кулланылачак, - дип билгеләп үтте Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Ленар Рәхмәтуллин.

Алия Байрамалова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса