Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ирен үтерергә заказ биргән

67 яшьлек хатын-кыз сөяркәсеннән бергә яшәүче өйдәш ир-аттан котылырга ярдәм итүен сораган һәм заказы өчен 20 мең сум вәгъдә иткән.

20 яшьлек егет акчадан баш тартмаган һәм Әгерҗедә яшәүче сөйгәненең ирен үтергән, дип хәбәр итә "Эфир-24". Егет көндәшен чалбар каеше белән буган, ә гәүдәне яшерергә аңа иптәше булышкан. Намуслары кузгалыпмы, алар полициягә үзләре килгәннәр. Пенсионер ханымның сөяркәсен суд 18 ел ирегеннән мәхрүм иткән. Ә заказчы алты ел гомерен рәшәткә артында уздырачак. Егетнең иптәшенә 20 мең сум күләмендә штраф салынган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса