Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ирен кыйнаган хатынны хөкем иттеләр

39 яшьлек хатын-кыз судта гаебен тулысы белән таныган.

Чаллының 12 нче комплексында яшәүче әлеге хатын ире белән бәхәскә кергән. Уртак фикергә килә алмагач ир йокларга булган. Хатыны сөйләшүне ахырына җиткерәсе килеп, ире янына килә һәм тезе белән аның күкрәгенә сикерә, аннан соң пычак алып, иренең иңе тирәсенә ике тапкыр кадый. Ир котырган хатыныннан качмакчы була, әмма тегесе аңа тагын бер тапкыр пычак белән сугарга өлгерә. Табиблар зыян күрүченең күкрәк читлеге имгәнүен, үпкәсенә, кулларының нервлары һәм мускулларына зарар килүен билгели. Суд хатын-кызга бирелгән яхшы характеристиканы һәм элек хөкем ителмәгәнлеген искә алып, 2 елга сынау срогы шарты белән аны 3 ел ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса