Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җир үз билгеләнеше буенча кулланылмый

Татарстанда хәзерге вакытта 75 мең гектар авыл хуҗалыгы җире үз билгеләнеше буенча файдаланылмый.

Министрлар Кабинетында узган брифингта әгәр авыл хуҗалыгы җире 3 ел рәттән кулланылмый икән, бу участок турындагы мәгълүматның аны авыл хуҗалыгы әйләнешенә җәлеп итү максатыннан тартып алу турындагы суд дәгъвасы әзерләү өчен муниципалитетка тапшырылуы хәбәр ителде. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты пай фонды белән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге сөрү җирләрен инвентарьлаштыру уздыра. Бүгенгә район буенча эшкәртелмәгән мәйдан ТР буенча Росреестрның Әлмәттәге идарәсе мәгълүматлары буенча 1025 гектар тәшкил итә. Якын көннәрдә 3 елдан артык буш торган җирләрне милеккә бүлү турындагы сорау тикшереләчәк. Мондый җир участокларының Габдрахман, Аппак, Мәмәт, Новоникольск, Новотроицк, Иске Михайловка, Миңлебай, Бишмунча авыл җирлекләрендә барлыгы билгеле. Әлеге җирләрне эшкәртергә теләүчеләр авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә, район башкарма комитетының авыл җирлекләре белән эшләү бүлегенә, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына мөрәҗәгать итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250