Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җир белән күк арасында

Мактама тавының иң очында, урта бер җирендә басып торам. Шәһәр өстеннән бөтен күк йөзен алтын төскә күмеп, көзге кояш батып килә. Ә тауның икенче ягында инде тулган ай күренә.

Әкияттәге бу матурлыкка хозурланып торганда: "Җил канатларны күтәрде, йөгер, әйдә!" дигән авазлар ишетәм. Димәк, вакыт. Парапланда күккә күтәреләм. Ниһаять, хыялым тормышка ашты - мин очам! Ирекле бөркет кебек табигатьнең бөтен матурлыгын йөгәнлим...Соңгы араларда Мактама тавында парапланда очучыларны бик еш күрергә була. Җылы җилле көннәрдә күктә озак "йөзеп" йөри алар. Минем дә һавага күтәрелергә күптәннән теләгем бар иде. Адәм баласы бит туганнан бирле кошлар кебек очу әмәлен эзли. Ясалма канатлар белән булса да, кемнең генә җирдән аерылып, һавада "йөзәсе" килми икән?! Парапланерист танышларыма ияреп беркөнне мин дә тауга менәргә булдым.

Һавага мәхәббәт булырга тиеш

Инструкторыбыз Эдуард Идрисовның тәҗрибәсе зур - 14 елдан артык "һавада". Заманында дельтопланда да, "кукурузник"- Ан 2 самолетында да очкан ул.

- Мин кечкенәдән һавага хирыс идем. Кечкенә чагымда альбомга бары самолетлар гына ясый торган булганмын. Яши-яши һавага тартылуым арта барды. Моннан берничә еллар элек Казанда дельтопланда очарга өйрәндем. Тренерым Радик Туйкин иде. Үз эшенең остасы. Миңа һавага юл ачты дисәм дә була, - дип сөйли Эдуард. - Укып кайткач, Әлмәттә бу шөгылемне киңәйтергә булдым. Үземә параплан сатып алдым. Ул елларда Әлмәт өчен парапланеризм ят спорт төре иде. Берничә кешегә инструктор булдым да, эшемне ташладым. Менә хәзер яшьләр тагын активлашып китте. Шәһәребездә бу спорт елдан-ел үсеш ала. Быелгы җәйдә аеруча артты.

Параплан - хәрәкәтсез канаты булган очу аппараты. Аны икенче төрле өченче класслы дельтоплан дип тә йөртәләр. Йомшак канатлары һава агымы белән өскә күтәрелә. Аэродинамика, метеорологияне белү - парапланеристлар өчен төп шарт.

- Җил күренми, әмма зур көчкә ия. Аны һавага күтәрелгәч кенә аңлыйсың. Әлбәттә, теләсә кем бу очу аппаратына утырып оча алмый. Аның үз техникасы бар. Аэрофобия белән интегүчеләр өчен бу яхшы дару. Күккә күтәрелгәнче генә куркыныч. Бер очкан кешенең гел очасы гына килә, - ди Эдуард.

Бөркет гомерен сайлар идем

Парапланеризм - куркыныч спорт төре. Әле быел гына оча башлаган парапланерист Булат Яриәхмәтов та моның белән килешә.

- Туган авылым Тайсуганга кайтып барам шулай. Тау өстендә кемнәрдер рәхәт-ләнеп "очалар". Диңгездә йөзеп йөргән аккошлар кебек, карап торсаң, бик матур! Кызыксынып, яннарына менеп киттем. Шуннан таныштык. Менә дүрт ай һавадан аерылып булмый. Бөтен буш вакытымны шушы шөгылемә багышлыйм, - дип сөйли 25 яшьлек егет. - Мин тормышта бар нәрсәне дә татып карарга кирәк дигән фикердә яшим. Бигрәк тә үзеңне бик куркытып торганнарын. Биеклектән курку һәркемгә хас бит. Әмма аны җиңеп була икән. Очып киткәч, дөньядан аерылып киткән кебек буласың. Җиңеллек, онытылу хисе биләп ала. Очкан саен тагын да югарырак биеклекләр иярлисе килә.

Очу өчен иң кулай вакыт - иртән кояш чыкканчы яки кич белән. Кояш кыздырганда параплан канатларын күтәрми. Ә менә аз гына көчлерәк җил иссә, очу өчен бик яхшы. Булат кебек бу спортка мөкиббән булучылар тауда шактый. Кайчакларда унлап "очучы" җыела икән. Бөтен күкне төрле төстәге парапланнар биләп ала.

- Җирдән аерылып киткәч, кабат анда төшәсе дә килми. Миңа икенче гомер бирелсә, һичшиксез, бөркет гомерен сайлар идем! - ди Булат.

Тагын очасым килә!

Парапланда үзлегеңнән очу аеруча куркыныч. Идарә итү техникасын белмәгән көе утырсаң, җил әллә кайларга алып китәргә мөмкин. Хәер, оста очучылар да кайчак җилгә каршы килә алмыйча, төрле хәлләрдә калалар икән. Әнә, укытучыбыз Эдуард белән дә шундый бер вакыйга булган.

- Кыш көне дөрес юнәлеш алмыйча карга башым белән бик нык килеп бәрелдем. Ун минутлап аңымны югалтып ятканмын, - дип сөйли ул. - Очып киткәндә янымда беркем дә юк иде, күземне ачсам, халык җыелган. Күк - үзе бер дөнья ул. Аның үз законнары, сихри көчләре бар.

Төрле вакыйгаларны сөйләшә торгач, очарга чиратым да килеп җитте. Талгын гына искән җил кичкә авышкач, юнәлешен үзгәртте. Очар өчен менә дигән вакыт. Бөтен көчемне җыеп, үземне кулга алырга тырышам. Әмма булмый: йөрәк һаман саен ешрак тибә - әйтеп бетерә алмаслык курку хисе! Инструктор
Эдуардның әйткәннәрен ничек тә булса истә калдырырга тырышам: җирдән аерылгач, кулларны аска төшерәсе, уң һәм сул кул белән очкан якны билгелисе, туктар өчен идарә итә торган бауларны тартасы.

Ниһаять, Эдуард ярдәме белән җирдән аерылдым. Үзем дә сизмәстән параплан мине күккә алып менеп китте. Чыннан да, җиңеллек хисе. Җир белән күк арасы дип менә шуның турында сөйлиләрдер, мөгаен?! Тау битендәгеләр миңа нидер кычкыра, өйрәтә. Әмма мин аларны инде ишетмим. Дөресрәге, ишетергә теләмим. Шушы халәтемдә туктап, бу очуны озаккарак сузасым килә. Очам, мин очам! Әгәр икенче гомер бирелсә, мин дә Булат кебек кошлар гомерен сайлар идем.

...Менә Әлмәт. Ул шундый кечкенә кебек. Киң басулар буйлап борма-борма Зәй елгасы агып ята. Икенче якта Урсал тау җәелеп китә. Туган җиребезнең мондый гүзәл табигатьле булуын моңарчы күрмәгәнмен, белмәгәнмен икән. Менә шушы матурлык парапланеристларны магнит кебек гел үзенә, кабат яңа үрләр, биеклекләр яуларга чакырадыр. Рәхәт. Тагын, тагын очасы килә...

Филүзә Хәмидуллина
Булат Яриәхмәтов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса