Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ир-ат урманга чаңгы шуарга киткән җиреннән югалган

Ул шикәр диабеты белән авырган булган.

52 яшьлек ир-ат аңын югалтып егылып, берничә сәгать карда яткан. Түбән Кама кешесе җомга көнне кич белән чаңгы шуарга киткән, ә төнлә полициягә аның абыйсы шалтыраткан. Шунда ук ир-атны гадәттә ул шуган участокта эзләү башланган. Берничә сәгатьтән полиция вәкилләре ярдәм сорап кычкыручыны ишеткән. Ачыкланганча, югалучының абыйсы аны эзләп табып, ярдәмгә чакырган. Ашыгыч ярдәм машинасы зыян күрүчене шифаханәгә алып киткән. Ир-ат сүзләренә караганда, ул өйгә кайтып барышлый үзен начар хис итеп, аңын югалтып егылган. Төнге икеләрдә аңына килеп, абыйсына шалтыраткан. Ул үз чиратында полициягә хәбәр биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса