Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ипотеканың үсеш темпы акрыная

2013 ел йомгакларыннан күренгәнчә, Россиянец ипотека базары күпьеллык үсеш күрсәткечен саклап калды - ел барышында РФ банклары торак сатып алу өчен халыкка 1,3 трлн акча бирде.

Бу 2012 елгы ипотека базары күләменнән 30%ка артыграк, ул чагында еллык күрсәткеч 1 трлн.нан чак кына артыграк иде.
Еллык үсеш күрсәткече инде дүрт ел дәвамында саклана. Әмма 2014 елда, илдәге макроэкономик вазгыять тотрыксыз булу сәбәпле шундый ук актив үсешкә исәп тотып булмый. "Секвойя кредит консолидейшн" компаниясе аналитиклары фикеренчә, 2014 елда базар 16%ка үсәчәк, 1,5 трлн.нан артмаячак. Компания мәгълүматларына караганда, ипотека кредитлары күбрәк бирелгән төбәкләр арасында Татарстан һәм Башкортстан республикалары бар.

http://almetyevsk.tatar.ru/tat/index.htm/news/261761.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса