Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ипотека түләр өчен кабель кисү белән шөгыльләнгән

42 яшьлек ир-атны күпфатирлы йорт подвалында үткәргечләрне кисәкләп кискәндә тотканнар.

Түбән Кама полиция хезмәткәрләре аны Яшьлек урамындагы бер йорт подвалында бакыр кабель кискәндә күрә. Кискән "табышы" 36 метр була. Тикшерү вакытында аның тагын берничә йорттан да шундый кабельләр урлавы ачыклана. Урлаган "байлыгын" ул төсле металл кабул итү пунктына тапшыра торган булган. Ул аңа акчаның азык-төлек алырга һәм ипотека өчен түләргә кирәк булуын әйтә. 8 меңнән артык зыян китергән әлеге ир-атка карата җинаять җаваплылыгы кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса