Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ипотека түли алмасаң – фатирыңны дәүләт сатып ала

Дәүләт Думасында тиздән каралачак закон проекты буенча, ипотекага алган фатир өчен түли алмаганда аны дәүләт сатып алырга мөмкин, дип хәбәр итә ТАСС.

Әлеге закон инициативасы авторлары булып «Гадел Россия» депутатлары тора. Проект нигезендә дәүләт «тормышта авыр хәлдә калган» кешеләрнең ипотекага алган фатирларын сатып алачак. Андый кешеләр категориясенә инвалидлар, ятимнәр, җитди авыруларга дучар булучылар, өлкән яшьтәгеләр, эшсезләр керә. Фатирны сатудан кергән акчаны банк алдындагы бурычны түләү өчен фатир хуҗаларына тоттырачаклар, ә алар әлеге фатирда алга таба социаль найм хокукларында яшәвен дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса