Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда социаль ипотеканың беренчел кертеме киметелгән

ТРда социаль ипотека буенча фатир алу өчен беренчел кертем ике тапкыр киметелгән.

Бу хакта ТР Президенты каршындагы ДТФ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күптән түгел исәпкә баскан һәм тиешле күләмдә акча җыярга өлгермәгән Татарстан гаиләләре социаль ипотекага торак сатып алганда дәүләт ярдәменнән файдалана алачак. 2020 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булган беренчел кертем күләме 10нан 5% ка кадәр кимегән. Июнь аенда ачылган социаль ипотекадан кабат файдаланырга ниятләүчеләргә бу яхшы ярдәм булачак.

Яңартылган ярдәм чарасы астына беренчел кертемгә үзләре акча җыйган бюджет оешмалары хезмәткәрләре эләгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса