Әлмәт таңнары

Инвесторлар Әлмәтне үз итә

Икътисади-социаль проблемаларны чишүдә инвесторлар җәлеп итү зарури. Урта һәм кече бизнес вәкилләрен хәтта кризис та куркытмый, кулай шартлар булганда алар эшкә алынырга әзер. Без моңа шәһәрдәге сәнәгать мәйданчыклары буенча сәяхәт кылганда тагын бер кат инандык.

Мәгълүм булганча, республика лидеры Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләрдә сәнәгать мәйданчыкларын үстерү һәм аларга резидентларны җәлеп итү буенча бурыч куйган иде. Әлмәт төбәгендә ул ничек үтәлә? Эшмәкәрлекне үстерү буенча департамент җитәкчесе Александр Глазков билгеләп үткәнчә, районда ике сәнәгать мәйданчыгы эшли. Аларның берсе узган ел аккредитация үткән, ә менә "Татнефть-Актив" ҖЧҖ бу эшне быел апрельдә башкарырга планлаштыра. "Шәһәрдә инвесторлар өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Кризиска карамастан, алар безгә килә тора. Шунысы куанычлы, җитештерүчәнлек белән шөгыльләнүчеләр арта бара", - диде Александр Глазков.

Без "Нефтемаш" җәмгыятенең аккредитацияле сәнәгать мәйданчыгы белән таныштык. Ул элеккеге трактор ремонтлау заводы базасында ясалган. 5,8 гектарлы территориянең 29726 квадрат метрын корылмалар тәшкил итә. Коммуналь челтәрләр белән дә проблема юк. Бүген мәйданчыкта 43 резидент эшли. Аларның 19 ы җитештерүчәнлек белән шөгыльләнә. Араларында дәүләт программаларыннан файдаланучылар да бар. Мисал өчен, строп ясаучы компания "50/ 50" программасы буенча яңа станок өчен субсидия алган. Белгәнебезчә, Татарстандагы әлеге программа сәнәгать мәйданчыклары резидентларына сатып алган җиһазларының ярты бәясен кайтаруны күздә тота. Шулай итеп, 1 миллион сумлык станок хуҗаларга 500 мең сумга гына барып төшкән. Быел әлеге схема буенча тагын бер станок алырга исәплиләр.

- Строп ясау белән 2008 елдан бирле шөгыльләнбез. Башта тиешле шартлар булмады. 2010 елда әлеге территориягә күчтек. Мәйданчыгыбыз искиткеч, - диде компания җитәкчесе Юрий Кузьмин. - Сәнәгать мәйданчыгының аккредитацияләнүе безгә, арендаторларга, дәүләт программаларыннан файдаланып, ташламалы шартларда кредит һәм субсидияләр алу мөмкинлеге бирде.

Республика җитәкчелегенең инвесторларга аерым игътибар бирүе аңлашыла. Бер яктан үз эшен оештыручыларга теләктәшлек күрсәтелсә, җирле бюджетка салымнар керү турында кайгырту булса, икенчедән, бу өстәмә эш урыннары дигән сүз дә. Әлеге компания дә 16 кешене эш белән тәэмин иткән. Киләчәктә өстәмә эш урыннары тагын да пәйда булуы ихтимал. Ник дигәндә, биредә үзкыйммәтне киметү, яңа төр продукция җитештерүне үзләштерү турында да планлаштыралар.

Алкогольсез эчемлек, үзебезчә әйткәндә, тәмле су җитештерү бизнесын сайлаган предприятиенең дә эше җайга салынган. Аларга сәнәгать мәйданчыгыннан элеккеге котельный бинасы бирелгән. Автоматлаштырылган линия бер сменага 20 меңнән артык шешә тәмле су чыгара. Алар кибет киштәләрендә озак ятмый, чөнки сәүдә нокталары белән хезмәттәшлек ныклы. "Сорау зур, әмма без бәяне күтәрмибез", - диде җитәкчелек. Суны алар янәшәдә генә 70 метр тирәнлектә борауланган артезиан скважинасыннан алалар һәм заманча фильтр аша уздырып, өстәмәләр кушып, линиягә озаталар. Инвестор 15 әлмәтлегә эш урыны биргән. Дәүләт программаларында әлегә катнашырга өлгермәгәннәр. Әмма бу хакта уйланалар. Җитәкчелек әйткәнчә, бизнесны киләчәктә тагын да киңйтү турында да фикер бар.

Реклама

Без шулай ук металлдан төрле конструкцияләр ясаучылар эше белән дә таныштык, башка резидентлар янында да булды. Эшмәкәрләрнең һәрберсе канәгать.

Шәһәр һәм районнарда, шул исәптән нефтьчеләр башкаласында да яңа җитештерү объектлары даими ачыла. Чит төбәк эшмәкәрләрен дә шушындый вәзгыятьле - кризис чорында безнең республикага килеп эшчәнлек җәелдерү куркытмый. Моның сәбәбе җирлектә бизнесны уңышлы алып бару өчен шартлар булу гына түгел, ә бәлки инвесторларның Татарстанга һәм аның лидерына зур ышаныч белдерүендә, икътисади авырлыкларга карамастан, дәүләт программаларының эшләвендә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: