Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Инвалидларга эш урыны оештырганнарга 100 мең сум биреләчәк

Инвалидларның да эшлисе килә. Аларның мәнфәгатен кайгыртып хөкүмәт предприятиеләргә физик мөмкинлекләре чикләнгәннрне эшкә алу буенча квота билгеләде һәм эш урыны җиһазлауга киткән чыгымнарны кайтара башлады.

Быел видеокүзәтү, шлагбаум, тегү җиһазы, сәүдә җиһазы, сәнәгатьтә савыт-саба юу машинасы һәм башкаларны алуга киткән акчалар кайтарылган. Чыгымнарны кайтаруга билгеләнгән акча күләме ел саен арта бара. Әлегә ул бер эш урыны өчен 69,3 мең сум тәшкил итә. Шушы көннәрдә 100 мең сумга җиткереләчәк. Шунысын онытмаска кирәк, эш урыннары мәшгульлек үзәге юлламасы белән җибәрелгән инвалид өчен оештырылган очракта гына чыгымнарны кайтарырга мөмкин.

Инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квота хисабына да эш урыннары оештырырга була. Закон физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне өйләрендә генә эш белән тәэмин итүне дә карый. Быел квота буенча 69 инвалид эш белән тәэмин ителергә тиеш иде. Әлегә 10 предприятие 14 инвалидны эшкә урнаштырган. Хәзер тагын 4 инвалидны эш белән тәэмин итүгә килешү төзелә.

Мәшгульлек үзәге коляскада йөрүче инвалидларны эшкә урнаштыруда катнашу турында эш бирүчеләрдән заявка кабул итә башлады. Өйдә генә эшләүне оештыруга (мисал өчен, телефоннан заявкалар кабул итү, диспетчер булу һәм башкалар) киткән чыгымнарны да кайтарырга була. Компенсация күләме - 100 мең сум. Заявкалар 20 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса