Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Инвалид хатын-кызлар арасындагы матурлык бәйгесендә әлмәтле дә катнаша

"Татарстанның энҗе бөртеге" бәйгесен шундый ук исемдәге иҗтимагый оешма оештыра. Анда 18-30 яшьләрдәге хатын-кызлар катнашачак.

Оештыру комитеты Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Буа, Балтач, Әлкидән 17 гариза кабул иткән инде.

Сайлап алу турында коляскада үзаллы йөри алу, аралашу культурасы, белем, сөйкемлелек, сәламәтлек торышы исәпкә алыначак. Казанда 5 сентябрьдә узачак финалга 8 хатын-кыз узарга тиеш. Анда алар милли образларда фотосессия, видеопрезентация, иҗади номерлар әзерләргә тиеш булачак. Кызларны кичке күлмәкләрдә дефиле һәм төрледән-төрле сораулар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса