Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Инвалид буласың килсә, 75 мең сумыңны чыгарып сал

Хокук саклау органнарына 64 яшьлек ирдән гариза керә. Ул табибларның инвалидлык биргән өчен 75 мең сум акча таләп итүләрен хәбәр итә.

Алга таба медиклар күзәтү астына алына. Шулай итеп Түбән Камадагы дәвалау учреждениеләренең берсендә фельдшер һәм медицина-социаль экспертиза бюросында өлкән шәфкать туташы булып эшләүче ике ханымны тоткарлыйлар һәм ришвәт алуда арадашчы булуда гаепләү тагалар.

Полицейскийлар ачыклаганча, алар срогы булмаган 2, 3 нче төркем инвалидлык биргән өчен 150 мең сум, бер елга инвалидлык биргән өчен 75-100 мең сум акча сорый торган булганнар. Алга таба акчалар җаваплы урындагыларга тапшырыла торган булган.

Хәзер медиклар төркемен хөкем карары көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса