Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Интернет яшьләргә танышу өчен начармы, яхшымы?

Интернет яшьләргә танышу өчен начармы, яхшымы? Бүген бергәләшеп шушы сорауга җавап эзләп карыйк әле.

Соңгы 15-20 ел эчендә үтеп кергән яңа мәгълүмати технологияләр безнең җәмгыятьне тамырдан үзгәртте. Халык яңача аралаша, вакытын да башкача үткәрә башлады. Яңа заманның язылмаган яңа кануннары бу. Иң кызыгы шунда: чын, тере аралашулар, дуслар белән очрашулар кимеде. Урамда кемгә генә карама, олысының, кечесенең кулында кәрәзле телефон, планшетлар (Ipad). Үзем белән дә шул ук хәл. Мин дә телефонсыз, интернетсыз яши алмам кебек. Интернет, социаль челтәрләр төрле якларга, чит илләргә таралган дуслар, танышлар, туганнар белән аралашырга, аларның яңалыкларын белеп, күреп торырга мөмкинлек бирә.

Интернет бөтен дөньяга тәрәзә ача. Мин үзем рәхәтләнеп Британия, Америка вакытлы матбугатын күзәтәм, оригиналда безнең китапханәләрдә, кибетләрдә табып булмаган чит ил язучыларының әсәрләрен укыйм, фильмнар карыйм. Гомумән, бөтен дөнья пәрәвезе кешелеккә күп мөмкинлекләр ача: кемдер аның ярдәмендә акча эшли, алыпсатарлык белән шөгыльләнә, эшкә урнаша, яңа мәгълүмат ала, хәтта кияүгә чыга, өйләнә. Әйе, әйе, дөрес укыдыгыз, интернет аркылы танышып, өйләнешүчеләр минем танышларым арасында да бар.

Танышу урыны - пәрәвез

Мондый танышуларны хуплаучылар да, каршы чыгучылар (кире кагучылар) да бар. Интернет аркылы танышуның үз плюслары һәм үз минуслары булуы мәгълүм. Вакыт экономияләнә (өйдән чыкмый гына күп кеше белән танышып була), үзеңне кызыксындырган кеше белән генә аралашу мөмкинлеге туа (танышу сайтларында анкета тутыргач кына теркиләр), әңгәмәдәшеңнең фотосын күрә алу аралашуның мондый юлын күпкә уңайлы итә.

Виртуаль танышулар вакытында компьютерның теге ягындагы кешене рәхәтләнеп алдарга була - менә ул төп минус. Танышу сайтындагы анкетада 20 яшьлек егет фотосы торса, каян беләсең аның яшен; яки сиңа 50 яшь икән, ул моны белә алмаячак. Аннары яңа танышкан кеше алдакчы гына түгел, җинаятьче, маньяк та булырга мөмкин. Гомумән, болай танышу бик ышанычлы да түгел икән. Ләкин яшьләр моңа артык игътибар итми. Интернет аркылы танышып, гаилә коручыларның саны көннән-көн арта. Әйтик, минем дус кызым шушы юл белән тормышын корды. Ире белән инде 3 ел бергә матур гына яшәп яталар.

Матбугатта интернет аркылы танышып, французга кияүгә чыккан Чаллы кызы турында да күп яздылар. Мин үзем дә шундый очрашуларга баргаладым. Дусларым күп булгач, беренче очрашуга аларга ияреп тә, үзем интернетта танышып барганнарым да булды.

Студентлар арасында тулай торакта яшәүчеләргә мондый танышулар уңайлы да (мин кичә генә студент идем әле). Әйтик, "вконтакте" социаль челтәрендә мин яшәгән тулай торакның үз төркеме бар. Анда танышулар өчен махсус бүлекчә төзелгән. Шунда танышасың да коридорга чыгып очрашасың, аралаша башлыйсың - әкәмәт кызык тамаша. Әйтик, кемнеңдер синең белән танышасы килеп йөри, ләкин шәхсән синең яныңа килергә кыенсына, шулвакыт ул сиңа рәхәтләнеп хат юллый.

Кызык та, кызганыч та бер очрашу

Үзем белән килеп чыккан кызык вә кызганыч та булган интернет ярдәмендәге танышу тәҗрибәсен сезгә дә сөйлим әле. Социаль челтәрдә дусларга бер егет өстәлде. Языша, аралаша башладык. Тик менә ул бер дә очрашырга ашыкмады. Бу турыда сүз башласам, ул я сүзне икенчегә бора, я кире кага. Бер-ике тапкыр киләм дип тә алдады. Язган хатлары буенча күрәсе килә кебек, әмма аны нидер тота. Интернет битендәге сәхифәсенә кердем дә дуслары арасыннан минем белән бер уку йортында укыган кызны эзләп таптым һәм интернет аркылы гына аның белән элемтәгә кердем. Егетебез аның белән дә языша, очрашуга киләм дип алдап йөри икән. Параллель рәвештә икебезгә дә яза теге егет. Алдаулары тотыла башлады. Теге кыз ялыкты, аның белән язышудан туктады. Әгәр дә берәребез килергә ризалатсак, очрашуга бергәләп барабыз дип сөйләштек аның белән.

Мөгаен, берәр җитешсезлеге бардыр моның дип шикләнә башладым. Язышуыбыз дәвам итте. Аңа кат-кат: "Мин кешенең тышкы кыяфәтенә игътибар итмим, иң мөһиме күңеле матур булсын", - дип яза тордым. Ниһаять, ризалашты. Мин соңгы минуткача ышанмадым, әмма ул очрашуга килде. Хактан да ДЦПның җиңелрәк төре белән авырган икән, әйтмәгән. Уртак танышыбыз икенче шәһәргә киткән булып чыкты, шуңа очрашуга үзем генә бардым.

...Очраштык, сөйләштек. Соңыннан мин үз юлым белән, ул үз юлы белән китте. Кыскасы, башкача интернет аркылы танышмыйм дип үз-үземә сүз биреп кайттым мин очрашудан. Әйе, виртуаль танышулар вакытында кешене бертөрле күз алдына китерәсең, гәрчә фотолар булса да, ә тормышта кеше гел икенче булып чыга. Шундый хәлдән күңел кайта...

Ә теге кыз белән без күрештек, дуслаштык. Төрле шәһәрләрдә яшәсәк тә, аралашып торабыз: әлбәттә, интернет ярдәмендә.

Яшәсен интернет!

Роза Сәхбетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250