Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белгечләр чаң кага: балаларга интернет бәйлелек яный

Җәйге каникуллар - ял, урамда йөрү, спорт белән шөгыльләнү, җәйге сәламәтләндерү лагерьларында булу һәм башка бик күп нәрсәләр өчен менә дигән вакыт. Әмма быел җәй, пандемия белән бәйле рәвештә, күп кенә лагерьлар үз эшләрен башлый алмады. Бу кайбер балаларның каникул вакытын Интернетка «бәйләп» үз йортларында үткәрүләренә сәбәп булды.

Психологик тикшеренүләр нәтиҗәләре күрсәткәнчә, вакыт узу белән компьютер һәм интернет-бәйлелек балаларның аралашу даирәсен тарайта, ә бу чынбарлыктан читләшүгә китерә. Шулай ук виртуаль дөньяда бала вакытны контрольдә тотмый, шуңа күрә еш кына соңга калып яки соң йокларга ята. Һичшиксез, интернеттан файдалануның уңай яклары да бар. Хәзер төрле мәгълүмати ресурслар, белем бирү һәм үстерүче уеннар, программалар бар.

Проблеманың югары актуальлеге уңаеннан Зәй районы «Радость» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Друзья или френды» дигән чара үткәрделәр. Дәрес социаль хезмәт алучыларда компьютер һәм интернет-бәйлелекне профилактикалауга багышланган иде.

Чара кысаларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары катнашучыларда шәхеснең социаль яктан әһәмиятле сыйфатларын, креатив сыйфатларын һәм осталыкларын формалаштыруга, төрле аралашу күнекмәләрен үстерүгә, шулай ук заманча ял итүнең төрле өлкәләренә, компьютерга альтернатива булдыруга юнәлтелгән тренинг күнегүләрен кулланганнар.

Социаль хезмәт алучылар чарада актив катнаштылар, сыйныфташлары белән очраштылар, Башка белем бирү учреждениеләре укучылары белән яңа танышулар үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса