Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Интернет аша татар телендә бушлай юридик ярдәм

ТР Юстиция министрлыгының рәсми сайтында «Бушлай юридик ярдәм» бүлеге ачылган.

Анда әлеге дәүләт системасы эшчәнлегендә катнашучы адвокатлар исемлеге, шулай ук норматив хокукый актлар һәм проектлар урнаштырылган. Бүген республикабызда бу система эшчәнлегендә 152 адвокат катнаша.

Шулай ук кайнар телефон линиясе дә эшли - (843) 223-02-13. «Кайнар линия»нең эш вакыты - һәр чәршәмбе 9.00 дән 11.00 сәгатькә кадәр.

Моннан тыш, юридик ярдәмне татар телендә алырга теләүчеләр бу турыда алдан әйтеп куярга тиешләр. Аларга тәрҗемәче хезмәтләре дә бушлай күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса