Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Интернатка теплица төзегәндә хәзинәгә юлыкканнар

«Радость» хәйрия фонды вәкилләре Лаештагы начар күрүче балалар өчен мәктәп-интернатка теплица төзеп биреп, игелекле гамәл кылмакчы булган.

Төзелеш башланып, ике атналап вакыт үтүгә, интернат директоры янына төзүчеләрнең берсе йөгереп килә. Ул теплица өчен траншея казыганда тимер тартмага юлыгуын әйтә. Анда XVIII гасырга караган бизәнү әйберләре һәм көмеш акчалар булып чыга. Араларында 1733, 1741 елгылар, Александр III сурәте төшерелгәннәре, поляклар, финнар акчалары да бар.

Хәзерге вакытта табылган хәзинәнең каян килеп чыгуы, аны кайда тапшыру, кем исеменнән тапшыру кебек мәсьәләләр хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса