Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Инкассатор урлаган 60 миллион сумның бер өлеше табылган

Игорь Богаченко "Фольксваген" машинасын үзе яшәгән йорттан ерак булмаган гараж комплексында калдырган иде.

Акчаны әлеге машинада табып алганнар. Егет үзе качкан.

Машинаны вертолет табып ала. Фаразларга караганда, Игорь үзенең "Мазда 3" машинасы белән качкан. Номеры - 565.

Егетнең танышлары акчаны үз ихтыяры белән урламагандыр дип бара. Социаль челтәрдә Виолетта исемле кыз: "Мин аны яхшы беләм. Монда башка ниндидер сәбәп бардыр. Дөреслекне ачыкламыйча, аны алдан гаепләргә ярамый", - дип яза.

Бу вакыйгада шунысы әле ачыкланмаган: ни өчен егет башта 60 миллионны урлый, соңыннан аларны ташлап калдыра? Тикшерү барысына да ачыклык кертер.

Вакыйга Яшел Үзәндә сәгать 11 ләр тирәсендә булды. Ир-ат исәпләү-касса үзәгеннән чыгып, хезмәттәшләренә салонны бушатырга куша. Бу гына да түгел, берсенең аягына коралдан ата.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса