Әлмәт таңнары

Инкассатор хезмәттәшенә атып, 60 миллион сум акча белән качкан

25 яшьлек инкассатор Игорь Богаченко табель коралыннан хезмәттәшенең аягына атып, "Фольксваген Амарок" инкассатор машинасында 60 миллион сум акча белән качкан.

Вакыйга Яшел Үзәндә сәгать 11 ләр тирәсендә була. Ир-ат исәпләү-касса үзәгеннән чыгып, хезмәттәшләренә салонны бушатырга куша. Бу гына да түгел, берсенең аягына коралдан ата.

Реклама

Хәзерге вакытта шәһәрдә "Перехват" планы игълан ителгән. Элек егет җинаять җаваплылыгына тартылмаган булган. "Фольксваген"нан башка (номеры "т660ос"), инкассатор "565" номерлы "Мазда" машинасында да хәрәкәт итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: