Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Инкассатор Богаченко булып бер кыз кибет таларга кергән

63 млн сум акча урлаган Игорь булып кыз да баеп китәргә уйлаган.

12 яшьлек кыз бер кибеткә йөгереп кереп, сатучыга уенчык пистолет төбәп: "Акча бирегез. Бу талау. Мин - Игорь Богаченко", - дип әйткән. Сатучы шок кичергән, кызны полиция белән куркытып куып чыгарган. Шуннан соң ул икенче кибеткә кереп, нәкъ шушы ук гамәлен кабатлаган. Биредә аны видеокамералар белән куркытып, Богаченко кебек төрмәгә утыртачакларын әйткәннәр. Моннан тыш, полициягә дә бу уңайдан гариза кергән. Яшел Үзәндәге өлкән яшьтәге әбинең аркасына кыз ике бармагы белән төртеп, янәсе пистолет, 50 сум акча сораган. Бирмәгән очракта атып үтерәчәген әйткән. Сатучы күреп алып, кызны куып чыгарган.

Ахырдан аның имин булмаган гаиләдән булганлыгы ачыкланган. Ул ПДНда исәптә тора икән. Кызны өеннән мәчегә азык алырга дип 50 сум акча биреп чыгарган булганнар, әмма ул акчаны каядыр олактырган. Шуннан соң әлеге юл белән акчалы булырга теләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса