Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәйкәл эскизлары конкурсы

Татарстан Мәдәният министрлыгы 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәре һәйкәленең иң яхшы эскиз проектына ачык конкурс игълан итә.

Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек уңаеннан уздырыла. Ачык конкурс 12 майдан алып 27 июньгә кадәр үткәрелә. Биредә билгеле бер иҗат берләшмәләрендә әгъза булып торган скульпторлар, рәссамнәр, дизайнерлар, архитекторлар катнаша ала, дип белдерә Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Җиңүченең эскизы буенча Казанның Җиңү паркындагы Мемориаль комплексында һәйкәл урнаштырылачак, дип хәбәр итә мэрия сайты.

http://bolgarradio.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса