Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Имтиханнарын бирә алмаган Әлмәт укучыларын ни көтә?

Рус теленнән һәм математикадан мәҗбүри дәүләт имтиханнарын бирә алмаган тугызынчы сыйныф укучыларына укуларын дәвам итәргә рөхсәт итмәскә дә мөмкиннәр.

Мәгариф һәм фән өлкәсенә күзәтчелек итү буенча федераль служба җитәкчесе Сергей Кравцов белдергәнчә, язын ГИАда 1,3 миллион тирәсе тугызынчы сыйныф укучысы катнашачак. Имтиханнарын тапшыра алмаучыларга мәктәпне тәмамлау турында аттестат бирелмәячәк. Аларны 10 сыйныфка да, һөнәри техник училищеларга да кабул итмәячәкләр. Мондый укучыларның киләчәк язмышы шушы араларда хәл ителәчәк. Бәлки әле аларны икенче елга утыртып калдырулары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса