Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иминиятчене сайлау тәртибендә үзгәрешләр бар

Быелдан башлап мәҗбүри пенсия иминияте буенча пенсия тупланмалары өлешендә иминиятчене сайлау тәртибе үзгәрде.

Пенсия фонды идарәсе хәбәр итүенчә, иминиятче итеп Россия Пенсия фонды яки дәүләтнеке булмаган пенсия фонды да сайлана ала. Пенсия тупланмалары белән идарә итү өчен шәхси идарәче компания сайланган очракта да, мәҗбүри пенсия иминиятчесе булып барыбер ПФР кала. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондыннан башкасына күчкәндә яисә моның киресе булганда, шулай ук киләчәктә пенсия тупланмаларын формалаштырудан баш тарту турындагы гариза белән Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса