Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Имам-хатыйбның самолет һәлакәтеннән соң Twitter челтәрендәге хәбәре зур ризасызлык уяткан [+ФОТО-СКРИНШОТ]

Анда ул туристларның Египетка ял итәргә баруларына үз фикерен белдерә.

Вологда Собор мәчете имам-хатыйбы Наил Мостафин болай дип яза:

- Ничек алар Крымга ял итәргә барырга кушылган вакытта Египетка барганнар? Хәзер шушы саботажлары өчен компенсация дә таләп итәчәкләр әле.

Соңрак Наил Мостафин үзенең аккаунтын алып ташлый. Ә аннары аның аккаунтын "җимергәннәре" мәгълүм була. Хәзерге вакытта тикшерү органнары әлеге мәсьләгә ачыклык кертү белән мәшгуль.

Шунысын билгеләргә кирәк, элек тә Наил Мостафин үз хәбәрләре белән тавыш-гаугага сәбәпче булган. Февраль аенда, мисал өчен, ул социаль челтәрдә мондыйрак эчтәлектәге сүзләр язып куя: "әгәр кеше фәкыйрь икән, аңа намаз вакытында беренче рәткә басарга ярамый". Шулай ук аның фикеренчә, "беренче рәткә аксаклар, авырулар, инвалидлар да басарга тиеш түгел". Ул чорда да бу язмасы зур ризасызлык тудырган иде.

http://prokazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса