Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

РФ белән авиаэлемтәне яңарту өчен илләр исемлеген киңәйтү бер атна дәвам итәргә мөмкин

Хәзер илгә Лондон, Сеул, Стамбул кебек зур авиахаблар аша килергә мөмкин.

Россия авиаочыш торгызачак илләр саны арту бер атна дәвам итәргә мөмкин. Бу хакта ТАСС РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябковка сылтама белән хәбәр итә.

«Минемчә,бик күп илләрнең авиаочышлары ачылышка кадәр бер атна узачак", - дип санады Рябков. Ул хәзер Лондон, Стамбул һәм Сеул аша илгә килергә мөмкин булуын искәртте һәм исемлеккә тагын да күбрәк башкалалар һәм хаблар өстәләчәгенә ышаныч белдерде.

1 августтан Россия Бөекбритания, Төркия һәм Танзания белән авиаэлемтәне яңартты. 15 августтан тагын бер ил — Швейцария белән авиаэлемтәне яңарту планлаштырыла. Элегрәк Абхазия һәм Черногория Россия гражданнары өчен чикләр ачуы турында хәбәр ителгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса