Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илкүләм проект кысаларында әлмәтлеләрнең үз эшләрен ачуга 6 млн га кадәр грант алу мөмкинлеге бар

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм эшмәкәрлек инициативаларына ярдәм итү” илкүләм проекты кысаларында крестьян фермер хуҗалыкларына һәм шәхси фермер хуҗалыкларына “Агростартап” программасы буенча грантлар бирүгә бәйге сайлап алуы башланып китү турында игълан итә.

Грант ияләре  ит һәм сөт терлекчелеге, ат үрчетү, сарыкчылык, кошчылык, умартачылык, балык җитештерү, шулай ук җиләк-җимеш һәм җиләк культуралары үстерү, бөртекле, кузаклы һәм азык культуралары җитештерү буенча терлекчелек юнәлешендәге проектларны гамәлгә ашыра алачак.

Мәсәлән, ит һәм сөт терлекчелеге юнәлешендәге проектларга – 5 млн сум (авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының бүленмәс фондына 6 млн. сумга кадәр керткәндә) башка юнәлешләргә 3 млн. сумга кадәр (авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының бүленмәс фондына 4 млн. сумга кадәр керткәндә) бирелә.

Гаризалар һәм документлар 31 мартка кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36 йорт, 3 кат, 307 кабинет. Кабул итү эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Грант бирү тәртибе һәм документлар рәвешләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» бүлегендә урнаштырылган.

Бәйгедә катнашу турында тулырак мәгълүматны хуҗалыкларның кече формаларын үстерү бүлегендә (843) 221-76-88 (8844), (843) 221-76-85 телефон аша алырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда "Агростартап" проекты буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын Татарстанның 36 муниципаль районыннан 103  алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса