Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиләк арасында елан

Узган ел республика буенча 15 кешене елан чаккан булган. Быел да инде биш кеше еланнан зыян күрергә өлгергән. Арада әлмәтлеләр дә бар.

Җәйнең иң матур чагы - табигать ямь-яшел, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән, урман-аланнарда кызарып җиләк пешкән. Буш вакыт булган саен табигать кочагына чыгасы килеп тора. Бу көннәрдә тау битләрендә, урман кырыйларында җиләк җыючыларны күпләп күрергә була. Җир җиләге күп быел. Кибет яннарында, базарда биш литрлы чиләген 500 сумга тәкъдим итеп торучылар саны арта бара. Сатучылардан еланга юлыкмадыгызмы дип кызыксынабыз. Арада берәү кәлтәләр белән беррәттән кара елан күрүен дә әйтте. Елан чаккан әлмәтле дә урманга җиләк җыярга барган булган. Ярый хәзер, бәхеткә, һәрберебезнең кесәсендә кәрәзле телефон бар. Зыян күрүче шунда ук ашыгыч ярдәм службасына шалтыраткан. Аны үзәк район шифаханәсенә алып килгәннәр.

Гади кара елан - агулы еланнарның берсе. Ул бөтен урман зонасында киң таралган. Алар төрле төстә булырга мөмкин, ләкин Татарстанда ешрак кара төстәгесе очрый. Елан кешеләрнең саксызлыгы аркасында гына чага. Шуңа күрә җиләк җыйганда, печәнлекләрдә, гомумән, кара елан булган урыннарда сак һәм игътибарлы булырга кирәк.

Елан чакмасын өчен нишләргә? Иң яхшысы аяк астына карап йөрергә, урманга җиңел күлмәктән һәм ачык аяк киеменнән бармаска кирәк. Резина итек яки ботинка кию ышанычлырак булыр.

Елан чаккан очракта үз-үзеңне ничек тотарга? Белгечләр ярага туфрак салырга, яндырырга, канны агызам дип кисәргә, жгут салырга киңәш итми. Елан чакканнан соң тиз генә үзеңне кулга алып, ярадан агуны аннан кан агу туктаганчыга кадәр суырып ташларга кирәк. Әлбәттә, авызда һәм ирендә яралар булырга тиеш түгел, югыйсә агуны аларга да йоктыру ихтималы бар. Беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң һич кенә дә тынычланырга, вакытны сузарга ярамый, кичекмәстән шифаханәгә бару мәслихәт.

Әзерләде Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250