Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда исерек килеш машина руле артына утыручыларга ничек карауларын тикшерделәр

Дәүләт автоинспекциясе социаль эксперимент ясаган.

Шулай итеп Татарстан ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утыручыларга ничек җавап бирүен тикшерде. 

Бу турыда  ТР Хөкүмәте йортында узган юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Александр Разумнов хәбәр иткән. 

Үткән атнада  Казан үзәгендә яшь тамашачы театры актеры исерек шоферны сурәтләгән. Бер шешә сыра белән  егет автомобиль руле артына утырырга ниятләгән.

"Экспериментның ике сәгате эчендә сигез кеше генә янәшәдә булган ЮХИДИ хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Өчәү актерны шәхсән үзләре туктатырга тырышкан", - дип сөйләгән ведомство башлыгы урынбасары.

Александр Разумнов татарстанлылардан уяу булырга һәм полиция хезмәткәрләренә исерек шоферлар турында кичекмәстән хәбәр итәргә киңәш итә.

Чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса