Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Икмәккә мәдхия

17 ноябрьдә "Иске Әлмәт" Мәдәният йортында районыбызның алдынгы игенчеләрен һәм терлекчеләрен хөрмәтләделәр.

Чарада район башлыгы Мәҗит Салихов, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, аның урынбасарлары катнашты. Әлбәттә инде, бәйрәм күрке агросәнәгать өлкәсе фидакарьләре - сыер савучылар, мал караучылар, механизаторлар, хуҗалык белгечләре һәм җитәкчеләре булды. Бу кичтә ел барышында ирешкән уңышлары өчен авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең иң-иңнәренә бүләкләр тапшырдылар. Икмәккә мәдхия булып сәхнә түреннән Әлмәт үзешчәннәре һәм һәвәскәр артистлары тарафыннан оештырылган концерт номерлары яңгырады. Бәйрәмгә махсус чакырылган кунак - Резедә Шәрәфиева да үзенең җырларын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса