Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Икеле” башка җитә

"Икеле" билгесе алуы аркасында яшүсмернең үз-үзенә кул салуы факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Мәгълүм ки, 8 апрель көнне кичен Казанның Мәскәү районында 12 яшьлек яшүсмер чалбар каешына асылынып үлгән иде. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча органнары башлангыч тикшерү уздырды. Аның нәтиҗәләре буенча Җинаятьләр Кодексының 110 нчы маддәсе (үз-үзенә кул салуга этәрү) буенча җинаять эше кузгатылган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, малай имин гаиләдә үскән. Фаҗига буласы көнне 5 нче сыйныф укучысы мәктәптә "икеле" билгесе алып, моның өчен бик борчылган. Кичен ул ата-анасына үз-үзенә кул салачагы турында әйтеп, икенче бүлмәгә кереп асылынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250