Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике тиен белән баеп була

Тәңкәләр, иске тиеннәрне җыючыларны нумизмат диләр. Тарих белән кызыксынып, узган гасырларның тиеннәрен җыючы кешеләр Әлмәттә дә бар.

Дмитрий шундыйлардан. СССР вакытындагы тиен акчаларны җыеп кына калмый ул, аның коллекциясендә төрле гасырлар ядкаре бар, безнең татар тарихы да чагыла. Беркөнне җай чыгып, аның тарихи кибетенә сугылырга булдым.

- Дмитрий, нумизматика үтә сабырлык сорый дип беләм. Кайчаннан бирле моның белән шөгыльләнәсез?

- Тиен акчаларга хирыслыгым мәктәптә укыганда ук башланды. Кулыма ялгыш кына элеккеге бер тиен килеп эләкте. Кызыксынып киттем, үзенә күрә бер бай тупланма булдырдым. Күпмедер вакыт төзелештә эшләгәннән соң, ныклап нумизматика белән шөгыльләнергә уйладым. Моннан 5 ел элек яшьлектән калган коллекциямне тулыландырдым. Халыктан сирәк басылган тиеннәрне сорап, белдерүләр бирдем. Шуннан тиеннәр алмашыр өчен берәр почмак кирәк дигән уй туды, биредә үз кибетемне ачтым.

- Нумизматлар өчен бу кибет үзенә күрә тәңкәләр алмашу урыны да булып тора, димәк?

- Әйе, Әлмәттәге нумизматлар өчен мондый кибетләрнең уңай ягы күп. Кибетемдә тиен җыярга төрле папкалар сатыла, коллекционерлар өчен тиеннәр дә бар. Элек аларны Мәскәүдән кайтарта идек. Хәзер күп нәрсәләрне үзем сатам. Минем тематика - 1921-1991 еллардагы тиен акчалар, ягъни СССР чоры. Башка шәһәрләргә нумизматлар клубына да йөрим. Анда үземнең коллекциям өчен сирәк тиеннәр сатып алам, кайберләрен алмаштырам.

- Нәрсә бирә соң бу шөгыль сезгә?

- Канәгатьләнү. Нумизматика - бик кызык өлкә. Коллекцияңдә нинди дә булса тиен җитмәсә, аны тизрәк табасы, үзеңдә булдырасы килә башлый. Тиеннәр белән бер җенләнгән кеше аннан тиз генә котыла алмый.

- Халыктан нинди тиеннәр кабул итәсез?

- Әлбәттә, тиражлары аз сан белән чыккан тәңкәләр кыйммәт йөри һәм аларны табуы да авыр. 1927 елда чыккан 2 тиенлек бүген 70 мең сум тора. 1958 елда чыккан байтак тимер акчалар шулай ук кыйммәтле һәм сирәк табыш. Әмма бик күп еллар элек чыккан тиеннәр зур бәядән йөри дигән сүз түгел әле. Мәсәлән, Алтын Урда чорында чыккан кайбер тиеннәргә караганда, 2001, 2003 елларда басылган 1, 2 һәм 5 сум тимер акчалар күпкә кыйммәтрәк тора. Андый тиеннәр китереп бирүчеләргә 10 мең сумга кадәр акча тәкъдим итәм. Әйткәнемчә, барысы да акчаның елына һәм нинди тираж белән басылуына бәйле.

- Бик тиз баерга теләүчеләр сезгә мөрәҗәгать итә ала булып чыга.

- Нәкъ шулай. Әгәр дә әлмәтлеләрнең сандык төпләрендә тарихка бәйле атрибутлары, СССР чагында чыккан фарфор статуэткалары, кыңгыраулары булса, рәхим итсеннәр. Әби-бабайларыннан калган көмеш тиеннәрне дә, чулпыларны, милли бизәнү әйберләрен дә бик теләп кабул итәм. Әлмәттә Фәхретдин урамында урнашкан "ДОМО" сәүдә үзәгенең беренче катында барчасын көтеп калам. Эш сәгатьләре 11 дән кичке 18 сәгатькә кадәр.

Филүзә Хәмидуллина
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса