Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике миллион банкрот

Русиянең Икътисад министрлыгы банкларга бурычын түли алмаган гражданнарны банкрот дип игълан итү мөмкинлеге турында яңа закон проекты тәкъдим иткән.

Әгәр дә мондый закон кабул ителә калса, 50 мең һәм аннан да күбрәк суммадагы кредитын түли алмаучы кеше үзен банкрот итеп игълан итәргә хокуклы булачак. Бу очракта ул түләү вакытын тагын 5 елга озынайтуны сорап гариза яза ала. Ә инде алай да түли алмаса, әлеге кешенең мал-мөлкәте аукцион ясап сатылырга тиеш. Дөрес, аның фатирын яки йортын, йорт салынган җирен тартып алырга беркемнең дә хакы булмаячак. Моннан тыш аңа 25 мең сум акчасын, кием-салымын, көнкүреш җиһазларын (әмма аларның бәясе 30 меңнән артыграк булырга тиеш түгел), йорт хайваннарын һәм азык-төлеген калдырырга тиешләр.

Шунысы кызык, үзеңне биш елга бер генә тапкыр банкрот дип игълан итәргә була һәм бу суд ярдәмендә генә эшләнелә. Судка гариза биргәндә 20 мең сум акча чыгарып салырга туры киләчәк. Бу арбитраж идарәләренең ике айлык хезмәте өчен түләү дип аңлатыла. Тагын шунысы да бар: кредит түләргә мөмкинлеге була торып та, үзен банкрот итеп күрсәтергә тырышучыларга 500 мең сум штраф яки алты ел төрмәдә утыру яный.

Суд приставларының федераль хезмәте мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә 44 миллион русияленең төрле банкларга бурычы бар икән. Шуларның 10 процентының кредитларын түләрлек мөмкинлеге юк. Исәп-хисаплар буенча, инде хәзер үк ике миллионлап кешене банкрот дип игълан итәргә мөмкин. Бүгенге көндә халыкның банкларга 5 триллион сумлап бурычы бар.

Материал "Татастан яшьләре" ннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250