Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике әлмәтле хакимият вәкилләрен мәсхәрәләгән өчен җаваплылыкка тартылды

Әлмәт шәһәр прокуратурасы С.А. Дербенскийны һәм С.Г. Любавинны (икесе дә 1981 елда туган) Җинаять кодексының 319 маддәсендә каралган гамәл - хакимият вәкилләрен мәсхәрәләүдә гаепле дип танып, аларның эшен судка җибәрде.

Тикшерүдән күренгәнчә, 2013 елның 21 декабрендә бу икәү "Стар Синема" кинотеатры янында эчкән хәлдә җәмәгать тәртибен бозганнар, администраторның кисәтүенә колак салмаганнар. Шул уңайдан, әлеге кешеләрнең хокук бозу гамәлләрен туктату өчен кинотеатр сагы хезмәткәрләре полиция чакырта.

Вакыйга урынына килеп җиткән хокук сакчылары тәртип бозучыларны тоткарлап, полиция бүлегенә юнәлә. Әмма Дербенский һәм Любавин, полиция хезмәткәрләренең хакимият вәкилләре булуын, хезмәт вазифаларын башкаруларын, хокук бозуны бетерү өчен чакырылганнарын белә торып, полиция хезмәткәрләрен халык алдында тупас сүгенү сүзләре белән мәсхәрәләгәннәр.

Тикшерү барышында С.А.Дербенков һәм С.Г.Любавин гаепләрен тулысынча танып, үкенүләрен әйткән. Җинаять кодексының 319 маддәсендә әлеге җинаять өчен 40 мең сумга кадәр штрафка тарту, мәҗбүри эшләр яки 1 елга кадәр төзәтү эшләре каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса