Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ике бертуган 200 мең сумлык мотоцикл урлаган

Чаллыда ике бертуган 200 мең сумлык мотоцикл урлаган, дип хәбәр итә «Челнинские известия». Мотоциклны Чаллы кешесе запас частьләрдән үзе җыйган була. 24 һәм 29 яшьлек егетләрне яшәгән урыннары буенча – Ульяновск өлкәсендә "кайнар эз"дән кулга алалар.

Кулдан җыелган мотоцикл сатылуы турындагы хәбәрне бертуганнар игъланнар сайты аша белә. Сатучы янына килгәч, алар анда йөреп килергә рөхсәт сорый. Бер әйләнеш ясагач, җинаятьчеләрнең берсе сатучының битенә газ сиптерә. Транспорт чарасының хуҗасы аңына килгән арада, алар җинаять урыныннан качып китә. Егетләр үз гаебен таный. Мотоциклны хуҗасына кайтарып бирәләр.

http://tatar-inform.tatar

Фото: 

http://kgd.ru/news/incident/item/14857-na-trasse-kaliningrad--polessk-mersedes-stolknulsya-s-motociklom

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса