Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игътибар! Әлмәтлеләр безнең ярдәмгә мохтаҗ

Шимбә көнне, 10 гыйнварда Самара юлында ике чит ил машинасы бәрелешкәндә әлмәтлеләр гаиләсе зыян күрде.

Полиция хезмәткәрләре мәгълүматларынча, Toyota автомобиле хуҗасы каршы як полосага чыга һәм Honda белән бәрелешә. Honda машинасындагы татарстанлылар гаиләсе Әлмәт шәһәреннән булып чыкты.

Юл-транспорт һәлакәтендә тулы бер гаилә, шул исәптән ике бала - 4 нче сыйныфта укучы малай һәм 1 нче сыйныфта укучы кыз зыян күрә. Хәзерге вакытта алар Самараның клиник шифаханәсендә дәваланалар. Әлмәт муниципаль районының мәгариф идарәсе сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, 2 нче лицейда инглиз теле укытучысы булып эшләүче Елена Николаевна Рыжикова нык авыр тән җәрәхәтләре алган. Аның умыртка баганасына операция ясау өчен шактый суммада акча кирәк. Битараф булмаган кешеләргә акча күчерү өчен счет номеры: Сбербанк мастеркард 04/16 (Рыжикова Елена Николаевна) картасына 5469-6200-1878-0278 счетына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса