Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игътибар, кырыгалдарлар!

5 майда Әлмәттә мошенниклык белән бәйле тагын бер факт теркәлде. Бу юлы "эстафета таягын" бозым чыгаручылар кабул итте.

Зыян күрүче пенсионер ханым сүзләренчә, ул шәһәр телеканалларының берсендә дәвалау хезмәте күрсәтү турында белдерүгә тап була һәм күрсәтелгән телефон аша ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә уйлый. Ханымны улының яман гадәте -хәмерне еш куллануы борчый.

"Дәвалаучы" пенсионерга уңай нәтиҗәгә ирешү өчен шәм алдында күп тапкырлар дога уку зарурилыгы турында әйтә. "Белгеч"нең һәр процедурасына аерым бәя билгеләнгән була. Нәтиҗәдә ярдәм эзләп килүчегә җәмгысе 49 мең сум акча түләргә туры килә. Өенә кайтып, исереп яткан улына тап булгач һәм гамәлләрен анализлагач кына өлкән яшьтәге ханым кырыгалдар кармагына эләгүен аңлый. Полиция бүлегендә аның борчылуы нигезле булуын раслыйлар.

Оператив-тикшерү төркеме "дәвалау" процедурасы узган фатирга килгәндә, мошенниклардан "җилләр искән" була. Тикшерү барышында әлеге фатирның вакытлыча файдалануга тапшырылган булуы ачыклана. Бүгенге көндә җинаять эше кузгату турында мәсьәлә карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса