Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңел машинада ир-ат мәете тапканнар

Бүген иртән Түбән Каманың Большое Афанасово авылында ВАЗ-2114 җиңел машинасында ир-ат мәете табыла.

Аны машина хуҗасы таба. Хокук сакчылары сүзләренә караганда, бер көн элек 26 яшьлек егет әлеге таныш хатынга килеп, машинасында кунып чыгарга рөхсәт сорый. Ни өчен шәһәрдәге дусларына бармыйча, авылдагы танышына баруы әлегә билгесез.

Хәзер экспертлар үлемнең сәбәбен ачыклау белән мәшгуль. Аның йөрәге тоткандыр дип фаразлыйлар. Туңып үлгәндер дигән фараз нигезсез, урамда төнен дә җылы һава торышы саклана. Көчләп үтерелгән эзләр дә тәнендә күренми. Әмма беләзек сөяге тирәсендә киселгән урыннар бар, күптән түгел ул үзе-үзенә кул салырга теләгән булган.

Ир-атның ике баласы ятим калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса