Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Идән таптаган күршесен үтергән кыз сигез елга ирегеннән мәхрүм ителгән

Аз гаиләлеләр өчен йортта 2 яшьлек кызы белән яшәгән 20 яшьлек ханымның күршесе 32 яшьлек ир-ат була.

Аның бик еш хәмер куллануын чаллылы өнәп бетерми. Вакыйга булган көндә кыз янына ике дусты килә. Дусларның берсе бала белән өйдә кала, икенчесе белән яшь ана кафега китә һәм аннан иртәнге сәгать бишенче ярты тирәсендә генә кайта. Торагына кергәч, ул күршесенең ботинкасыннан төшкән пычрак эзләрне күрә һәм кухнядан пычак алып аның бүлмәсенә керә дә йоклаган ир-атка күп тапкырлар кадый. Аннан соң кызын киендереп үзенең танышы белән урамга чыгып китә. Кыз ашыгыч медицина ярдәмен фатирына кайткач, җиденче яртыда гына чакыра. Судта аны 8 ел ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгар. Бала әбисенә тәрбиягә бирелә, дип яза "Челнинские известия".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса