Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Идән астыңда ниләр бар?

Казанда торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре Кирпичников урамындагы бер йортның идән астында төзелеш материалларын сүткәндә корал тутырылган капчык тапкан.

Алар бу хакта "Гвардейский" полиция бүлегенәнә хәбәр иткән. Урынга тикшерү-оператив төркеме килгән.

Полиция хезмәткәрләре 4 Макаров пистолетын, бер Калашников автоматын, тавышсыз ату өчен 4 җайланма һәм төрле калибрдагы 170 патрон тапкан.

Табылган кораллар эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистика үзәгенә экспертизага җибәрелгән. Әлеге факт буенча законсыз рәвештә корал, аның төп өлешләрен, сугыш кирәк-яракларын, шартлаткыч матдәләрне һәм шартлаткыч җайланмаларны алу, тапшыру, сату, саклаган өчен җинаять эше кузгатылган.

Хәзерге вакытта полицейскийлар бу яшерен урынга катнашы булганнарны һәм коралларның хуҗаларын ачыклый, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Бу беренче очрак түгел. Соңгы берничә көндә Казанның Яңа Савин районындагы бакчачылык җәмгыятьләренең берсендә ташландык йортта шулай ук кораллар яшерелгән урын табылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса