Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиденче сыйныф укучысын аңсыз хәлдә тапканнар

Чаллының Боровецкий чиркәве янында үтеп-сүтеп йөрүчеләр бер малайның аңсыз гәүдәсенә тап булалар һәм ашыгыч ярдәм чакырталар.

Реанимациядә аңына килгәч, малай иптәшләре белән бергә аракы белән сок эчкәнен сөйләп бирә. Шуннан соң ул аңын югалткан. Яшүсмер малайның сөйләвенә караганда, ул коткаручы булырга хыяллана, музыка белән мавыга икән. Ә хәмерне беренче һәм соңгы тапкыр авызына алуы. Әмма балигъ булмаганнар эшләре буенча хезмәткәрләр аның наркодиспансерда учетта торганлыгын әйтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса