Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иделдә телсез-чукрак кешеләр утырган катер әйләнеп капланган

Әлеге хәбәр Глонасс+112 хезмәте аша 22 июль көнне 10:51 сәгатьтә килеп ирешкән.

SPININGLINESL-470 катеры Кама Тамагы районы территориясендә капланган. 3 хатын-кыз һәм 4 ир-ат суда калган.

Дуслар "Бережок" ял базасы тирәсендә урнашкан дачада ял иткәннәр. Көймәдәгеләрнең барысы да - телсез-чукраклар. Араларыннан берсе тиз арада әнисенә смс-хәбәр җибәрә алган. Ә ул коткару хезмәтенә шалтыраткан.

Зыян күрүчеләрне 14.00 сәгатьтә Лаеш районы Татар Саралысы тирәсендә тапканнар. Барысы да исән-сау, дип хәбәр итә "Челнинские известия".

http://www.tatpressa.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса