Әлмәт таңнары

Кама-Исмәгыйльдә Сабантуй бәйрәме гөрләде

Язгы чәчү эшләрен башкарып чыкканнан соң, һәр елдагыча, авыл хезмәтчәннәрен татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй көтә.

Узган ял көннәрендә районыбызның күп кенә авыл җирлекләрендә бәйрәмнәр гөрләде.

Кама-Исмәгыйль авылында әле берничә ел элек кенә җиһазландырылган махсус мәйданчык 8 июнь көнне яңадан авыл хезмәтчәннәренең төп бәйрәменә рәхим иткән кунакларны каршы алды. Бәйрәм чарасында катнашкан район башлыгы Мәҗит Салихов үз чыгышында бүген татар халкының иң яраткан, көтеп алына торган бәйрәме билгеләп үтелүен ассызыклады һәм: «Язгы чәчү эшләрен уңышлы төгәлләдек, тик менә яңгырларны гына көтәсе калды», - дип авыл кешеләренең борчылуын да уртаклашты. Ул шулай ук үзенең әле кичә генә 2014 елның беренче - Ригада узган Европа Сабантуенда катнашуын әйтте. Ахырдан Кама-Исмәгыйль авылында яшәүчеләрне һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән тәбрик итте, һәркемгә уңышлар, бәрәкәтле, имин тормышлар теләде.

Борынгыдан килгән гадәт буенча авыл аксакалы Мөнир Фатыйховка сүз бирделәр. Ул авыл хезмәтчәннәренә туфракка салынган орлыкларының яхшы уңыш бирүен, ә моның өчен һава торышының һәрвакытта да кулай булуын теләп, Габдулла Тукайның данлыклы «Шүрәле»сеннән өзекне искә алып үтте: «Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,
җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява». Җомга намазы вакытында да авыл картлары белән бергәләп яңгыр теләп дога укыганнарын җиткерде ул. Мөнир ага Сабантуйны да Корьәннең беренче «Әл-Фатиха» сүрәсе белән башлап җибәрүне кирәк тапты.

Кама-Исмәгыйль авыл җирлеге башлыгы Рауль Дәүләтов авылдашларына бәйрәмне күңелле үткәрүләрен һәм киләсе елга кадәр җитәрлек уңай тәэсирләр, дәрт-дәрман алуларын теләде.

Авыл җирлеге депутаты Илшат Вәлиев бәйрәмгә бик күңелле хәбәр алып кайткан. Агымдагы елда Кама-Исмәгыйль чираттагы тапкыр «Авыл җирлекләре арасында санитар-экологик торыш, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы торак пункт» бәйгесе җиңүчесе булып танылган. Моның өчен авылга бирелгән грантка урамнарның берсенә яңа асфальт юл салыначак. Илшат Тансыкович бу җиңүдә авыл кешеләренең өлеше саллы булуын билгеләп үтте һәм аларга гаять зур рәхмәтләрен белдерде.

«Чагылтау» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Гомәр Нәбиев шулай ук авылдашларын кайнар сәламләде һәм әлеге чараның мөһимлеген билгеләп үтте. «Сабантуй ул татар халкының юмартлыгын, кунакчыллыгын күрсәтә, һәркайсыбызда халык традицияләренә, гореф-гадәтләренә, йолаларына хөрмәт-ихтирам тәрбияли торган бәйрәм», - диде ул. Һәм үз чыгышында нефтьчеләргә, шәхсән Сергей Соколовка районның авыл хуҗалыгына бәяләп бетергесез ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Реклама

Рәхмәтнең иң зурысы, әлбәттә инде, бәйрәмнең төп сәбәпчеләренә - авыл хезмәтчәннәре адресына яңгырады. Аннары яңа туган сабыйлар, авыл өлкәннәре, активистлар билгеләп үтелде. Һәркайсына истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Сабантуй әләмен күтәрү һәм аның башлануын искәртү хокукы механизатор Равил Нуриязданов белән савымчы Гүзәлия Ахунҗановага бирелде.

Рәсми өлеш тәмамланганнан соң, традицион милли спорт уеннары башланып китте: капчык киеп, йомырка салынган кашыкны авызга кабып йөгерделәр, бүрәнә өстендә капчык сугышы барды, мәйдан уртасында көрәш кызды, мәйданнан читтә атлар чабышты һәм башкалар, һәм башкалар. Җиңүчеләр өчен махсус призлар һәм бүләкләр әзерләнгән иде. Иң төп бил алышында - көрәштә җиңүчеләргә ике тәкә һәм кер юу машинасы. Ә җиңүчеләр яшь категориясенә карап билгеләнде. 10-14 яшьлекләр арасында җиңүче титулы Разил Сабировка эләкте. 14-18 яшьлекләр арасында Азат Гарифуллин җиңде. Сабантуй кунаклары күңелле ярышларда бик теләп катнаштылар, рәхәтләнеп сәхнәдә үз талантларын күрсәттеләр. Болар барысы спонсорлар булышлыгы һәм район башлыгы Мәҗит Салиховның нәшат ярдәме бәрабәренә мөмкин булды.

Эльвира Мияссәрова

Руслан Бажутов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: