Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиһаз сатам дип 25 мең сумыннан колак каккан

Бер көн эчендә мошенниклар 5 әлмәтленең "кыл"ын тартып карый. 3 сенә алар телефоннан шалтыратып, якыннарын юл-транспорт һәлакәте өчен җинаять эше кузгатудан йолып калырга тәкъдим итә.

Ике "корбанын" исә банк карталары белән төп башына утыртыртырга уйлыйлар. Сак әлмәтлеләр югалып калмый, шундук полиция бүлегенә шалтырата. Бер очракта гына 50 яшьлек ханым мошенниклар сүзенә ышанып, 25 мең сум акчасыннан колак кага. Ул интернет челтәрендә йорт җиһазы сату турында игълан элгән була. Үзен сатып алучы дип таныткан кырыгалдар җиһазның ошавы һәм аны алырга теләве турында әйтә. Акча күчерү өчен банк картасының номерын сорый. Ләкин ханым хисап картасы тулылануы турында түгел, ә аннан булган акчаларын алулары турында смс-хәбәр ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса