Җиһаз сатам дип 13 мең сумнан колак каккан
56 яшьлек хатын кырыгалдар кармагына эләккән.
Чаллыда яшәүче пенсионер ханым өй җиһазын сатарга бер сайтка игълан бирә. Сатып алучы озак көттерми: бер ир шалтыратып әлеге җиһаз белән кызыксына. Шуннан ул аны сатып алачагын әйтә һәм хатын-кыздан банкомат карточкасының саннарын сорый. Бер-ике минут үтүгә пенсионер телефонына смс килә: аның счетыннан 13 мең сум акчаны «салдырганнар».
Хәзер полиция хезмәткәрләре кырыгалдарны эзли. Аның телефон номеры Кемерово өлкәсендә алынганлыгы ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа